9 октябрь көнне Район һәм шәһәр мәдәният йортында «Яфраклар биюе» дип исемләнгән чираттагы, көзге бал кичәсе узды. Фойе көзчә, матур, бәрәмчә   бизәлде.

Чараны ретро җырлары белән «Калинушка» халык җыр ансамбле башлап җибәрде. Шулай ук яшь башкаручыларыбыз Марат Музаффаров, Динарис Мирсаетов,Регина Нуретдинова кичәнең бизәге булып тордылар. Баянчылар дуэты Азат Валиев белән Рамиль Магдиев тамашачыларның көчле алкышларына күмелделәр. Татарсанның атказанган мәдәният хезмәткәре, автор башкаручы Ландыш Шәрәфиеваның «Көзге вальс» җырына, барлык тамашачыларны  биергә чакырды. Бәйрәм кичәсендә район һәм мәдәният йортында эшләп килүче тугәрәкләр  дә катнашты.

Гомумән, әлеге көзге бал кичәсендә тамашачылар, килгән кунаклар, рәхәтләнеп ял иттеләр, артистларыбыз белән күңел ачтылар.

Posted in мероприятия | Comments Off on

5 нче октябрь көнне Мәдәни үзәк иҗат коллективы Мәдәни үзәк мәйданында балалар өчен хайваннарны яклау көненә багышланган күңел ачу программасы үткәрелделәр. Танып-уен ярышлары ярдәмендә балаларның хайваннар дөньясы турындагы белемнәрен киңәйттеләр

Балалар белән бергә кайгыртуга мохтаҗ булган кечкенә дусларыбыз турында искә төшердек.

Балалар бик теләп тематик уеннарда катнаштылар, кызыксыну белән сорауларга һәм табышмакларга җавап бирделәр. Бәйрәм ахырында бергәләп флешмоб биеделәр.

Posted in мероприятия | Comments Off on

Шушы җирлегебездә яшәп, гомерләрен аның үсешендә фидакарь хезмәт куеп үткәргән өлкәннәребезне җыйган район-шәһәр Мәдәният йортында бусагадан узган берен гармун көенә кушылып биетә тордылар. Район башлыгының үзе, аның кул астындагы башка җитәкчеләр белән апа-абыйларыбыз бөтерчектәй бөтерелеп, гүя унсигез яшьлекләренә кайтып килде. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, районның ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов өлкәннәргә үзенең матур теләкләрен җиткерделәр. Үзешчәннәребез ветераннарга җыр-биюләрен бүләк иттеләр.

Posted in мероприятия | Comments Off on

1 нче октябрь көнне – Халыкара өлкәннәр көне билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәм Өлкән яшьтәге барлык кешеләргә үзләренең намуслы хезмәтләре, аларның зур тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклеге өчен тирән хөрмәт белдерү һәм җылы рәхмәт әйтү мөмкинлеге бирә.

«Мәдәни үзәк» иҗат төркеме Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты уздырдылар. Кунаклар артистлар белән бергә җырладылар һәм биеделәр. Бәйрәм ахырында чәй эчү оештырылган иде.

Җыр – музыка белән тулы бәйрәм күңелләргә хуш килде һәм искиткеч ял бүләк итте. Барыгызга да иң изге теләкләр телисе килә. Без чираттагы тапкыр «өлкән кешеләр – йөрәкләре белән  яшь» булуларына инандык

Posted in мероприятия | Comments Off on