«Боек тарихи хэтер»

26 гыйнвар көнне Азнакай районында сугышчан хатларга багышланган «Боек тарихи хэтер» акциясе узды. Фоега килеп керу белән, музей хезмәткәрләре әзерлэгэн  бабаларыбыздан калган хатлар, сугышта катнашкан җиһазлар тирән хәтирәләргә алып керде. Чара, хатлар тоткан кызларнын биюеннэн, сойгән ярларына багышланган хат укуларыннан башланып китте. Тарихи вакыйганы Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Нэгыймов Наҗэт Мэсгут улы ачып җибәрде. Әлеге искә алу кичәсенэ Татарстан Дэулэт советы депутаты Хадиев Таһир Галимҗан улы катнашты һәм чыгыш ясады.  Шулай ук Әфган сугышында катнашкан, Зиганшин Ринат Суббух улы, йорәгендә тирән яра калдырган истәлекләре белән уртаклашты. Залда мәктәп укучылары белән беррәттән өлкән яшьтәге тамашачылар да катнашты. Сафина Диләрә, Иванова Җиләкләрнең Боек ватан сугышында катнашкан әтиләренең хатларын уку, кичәнең  бер дулкынландыргыч мизгеле булды.   Тамашачылар үз хисләрен тыя алмыйча, куз яшьлэренә кумелделәр. Газиз әткәйләребезнең, туган илләренә – якыннарына язган өчпочмаклы хатлары тарихыбыз түрендә бүгенге көнгәчә сакланып, яшь буынга яшәеш чыганагы сабак булсын иде. Безнең тыныч тормышыбыз өчен барлык көчен биреп көрәшкән бабаларыбызны искә алу кичәсе вокал

ансамблләр катнашында “Аист на крыше” җыры белән төгәлләнде.  Элеге чара кунелләрне, тетрәндеруче,  дәһшәтле сугыш чорына кабаттан алып кайтучы олы вакыйга булды.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.