Яшьләр лидерлары һәм студентлар арасында Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты тарафыннан үткәрелгән“Татьяна көне” һәм “Студентлар көне” бәйрәме

2018 нче елның 25 гыйнварында мәдәният йортының диско-барында оешма  һәм учреждениеләрнең яшьләр лидерлары , бистә студентлары өчен күңел ачу- танып белү программасы үткәрелде.Кичә башында Актүбә бистәсенең яшьләр лидеры Прохорова Анастасия барлык катнашучыларны бу традицион бәйрәм белән котлады. Әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды  һәм ни өчен “Татьяна көне” дип аталганын аңлатып китте.

Кичә дәвамында табышмаклар, интеллектуаль уеннар,тапкырлыкка сораулар кулланылды, студент тормышыннан төрле кызыклы хикәяләр сөйләнде.Мондый характердагы чаралар – ул яшьләр уены, яшьләр өчен актив иҗади ял итү мөмкинлеге.Кичә тату һәм күңелле атмосферада үтте. Барысы да актив катнаштылар,бары тик үңай эмоцияләр алдылар. Кичә алып баручының котлаулары һәм игелекле теләкләре  белән тәмамланды.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.