Балалар өчен спорт уеннары чарасы

Кыш айлары балаларга уеннар уйнап чыныгып үсәргә яхшы мөмкинлек бирә. 9 февраль көнне Мәдәни узәкнең иҗат төркеме 2 нче сыйныф балалары өчен «Кышкы спорт төрләре» темасына карата чара уздырдылар.

Чараның төп максаты: балаларда спорт белән кызыксыну уяту, спортның кеше тормышында әһәмиятен аңларга булышу.

Шуларны истә тотып, балалар ике командага бүленеп саф һавада төрле кызыклы спорт уеннары уйнадылар, биеделәр, шаярдылар. Әлеге чара бар кешегә дә бик ошады.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.