«Ел –хатын –кызы. Ел ир – аты: хатын –кыз карашы».

9 февраль көнне район һәм шәһәр мәдәният сараенда республика «Ел –хатын – кызы. Ел ир аты: хатын – кыз карашы» төрле районнарны берләштергән Зәй, Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Ютазы, Сарман, Баулы, Азнакай зона сайлап алу бәйге – тамашасы узды.

Бәйгене тантаналы төстә Азнакай муниципаль районы башлыгы Шайдуллин Марсель Зөфәр улы һәм мөхтәрәм жюри рәисе – “Татэнерго” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Ахмадиева Гузәлия Хамзи кызы, Татарстан Республикасы профсоюз федерация үзәгенең җитәкчесе Пузакова Ирина Юрьевна ачып җибәрделәр.

Безнең районнан финалга узучылар: «Хатын-кыз – ана» номинациясендә Калистратова Зөлфия Нургали кызы; “Мәдәният һәм рухият” номинациясендә Фасиева Диләрә Марс кызы; “Хатын – кыз эшмәкәр” Нурисламова Филура Марак кызы; “Ир – ат лидер” номинациясендә Гиниатуллин Равиль Гали улы; “Хатын –кыз лидер” номинациясендә Зиннурова Светлана Зәйнулла кызы; “Хатын-кыз ел үрнәге” номинациясендә Хафизова Гөлсинә Сәетҗан кызы; “Мәрхәмәтле йөрәк” номинациясендә Хузин Рашат Музагит улы лаек булды. Аларга мактау грамоталары һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Конкурста мәңгелек кыйммәтләр – хатын-кыз холкындагы шәфкать, эшлеклелек, кешелеклелек, булдыклылык, кебек сыйфатлар югары бәяләнә. Мәрхәмәтле йөрәкләрнең, зирәкләрнең, уңганнарның сәләтен ачу, мөмкинлекләрен барлау һәм зурлау максаты белән үткәрелә бу конкурс.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.