Балалар белән «Без террорга каршы» темасына карата әңгәмә отчеты

Террорчылык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим. Шуңа күрә дә, террорчылык чагылышларына юл куймау өчен  чаралар күрү – һәркемнең бурычы.  Шул уңайдан, 8 нче февраль көнне МБУ “Мәдәни үзәк” тә балалар өчен “Без террорга каршы!” дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге чараның максаты балаларда террорчылык  кебек куркыныч күренешләргә каршы  тискәре караш тәрбияләү иде. Балаларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.