«Без-сәламәт балалар!» спорт-уен программасы

2018 нче елның 6 нчы февралендә бистәнең урман паркы зонасында балалар өчен «Без-сәламәт балалар!» исемле чара уздырылды.

Программа бик эчтәлекле иде.Беренче бирем командаларның үзләре белән таныштыру булды. Командаларга бик кызыклы, кайберләре катлаулы, конкурслар тәкъдим ителде: йөгерү, сикерү, предметлар белән хәрәкәтләнү. Анда алар үзләрен, спорт күнекмәләрен күрсәтә алдылар. Әлеге мавыктыргыч ярышларның барлык этаплары да кызыклы көрәштә үтте. Барысы да финишка беренчеләрдән булып килергә тырышты.

Чарада бик күңелле булды. Барысы да бәхетле иде.Бу ярышлар чын спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәменә әйләнделәр.Балалар аңладылар: җиңуне яулау өчен физик яктан гына көчле булу аз, әле ихтыяр көче булырга тиеш,тапкырлык, максатчанлык сыйфатлары хас булырга тиеш.

Спорт бәйрәменең атмосферасы шатлыклы да, шул ук вакытта киеренке дә иде, чөнки ярыштылар барысы да, ә җиңүче бары тик бер генә булырга тиеш.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.