“Тирән тамырлар”

3 февраль көнне Әлмәт шәһәре “Нефтче” мәдәният сараенда фольклор коллективларның “Тирән тамырлар” дип исемләнгән  районара фестивале узды.  Фестивальдә   фольклор, шулай ук аерым җырлаучылар катнашты. Бәйгедә Әлмәт, Бөгелмә, Бавлы, Лениногорск, Нурлат, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнары үзара көч сынаштылар. Азнакай районыннан Россия Федерациясенең атказанган халык иҗаты исемендәге  “Җанашым” фольклор ансамбле, Благодатный куп функцияле узәгеннән “Рябинушка”, Әсәй авылыннан “Өммегөлсем” фольклор ансамбле, Тымытык авылыннан “Тымызык”, Митрәй авылыннан “Сәрбиназ” ансамбльлләре чыгыш ясады.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.