«Сталинградның кайнар кары»

2018 нче елның 2 нче феврале  Россия тарихында истәлекле дата, бигрәктә Волгоград өлкәсе өчен, чөнки бу Сталинград астында немец-фашист гаскәрләрен җимерүгә 76 ел тулган дата. Бу сугыш 200 көн һәм төн дәвам иткән.

2018 елның 1 нче февралендә Актүбә бистәсе  китапханәсенең уку залында 4 нче сыйныф укучылары өчен, мәдәният йорты эшчеләре «Сталинградның  кайнар кары» исемле  чара уздырдылар.Тематик кичәдә балалар белән эшләү буенча методист Баландина Е.А, балаларны легендар сугышның тарихы белән таныштырды. Укучылар сугыш барышы турында, Совет армия солдатларының героик гамәлләре турында ишеттеләр; фотосурәтләрдән төзелгән слайдлар карадылар. Укучылар  Сталинград сугышына багышланган шигырьләр сөйләделәр. Чара ахырында балаларга “Без Тынычлык өчен!” темасы буенча плакат яасарга бирем бирелде. Балалар рәхәтләнеп рәсемнәр ясадылар һәм үз исемнәрен яздылар.

Чараның нәтиҗәсе: балаларның Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен тирәнәйтү һәм киңәйтү,өлкән буынга, мәдәният һәйкәлләренә хөрмәт итеп карау мөнәсәбәтен тәрбияләү.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.