«Сәламәтлек мәктәбе » – « Бер көн дә зарядкасыз үтми»

Цивилизация бер урында гына тормый. Бүгенге көндә безгә ризык табу өчен, утын җыяр өчен, исән калыр өчен даими рәвештә хәрәкәтләнергә, йөгерергә кирәкми. Әмма безнең гәүдәбез хәтерли – хәрәкәт – исән калу нигезе. Хәзерге дөньяда көндәлек физик активлык исән калуның бер алымына әверелә.

31 нче гыйнварда Актүбә бистәсенең мәдәният йорты урман паркы зонасында коллектив хезмәткәрләре өчен «Бер көн дә зарядкасыз үтми» исемле чара үткәрелде. Иртәнге зарядканың төп максаты – җылылык, шатлык, канәгатьләнү бүләк итү.Шәхси зарадка өчен сез вакыт таба алмыйсызмы? Мөмкинелек бар. Саф һавада күңелле зарядка – барлык коллектив әгъзалары өчен иң яхшы карар булачак. Шуның белән сез үз сәламәтлегегезне ныгыта алачаксыз, бер-берегезгә эмоциональ якынаерсыз. Уен формасында үткәрелгән төрле күнегүләр шатлык китерә, үз үзеңә ышанычны арттыра. Саф һавадагы тренировкаларның файдасы күптән галимнәр белән расланган. Урамдагы физик күнегүләр гомуми тонусны һәм чыдамлылыкны арттыралар.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.