«Алар Ватанны саклады»

2018 елның 21 февралендә Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Ватан сакчылары көне уңаеннан чара булып узды. Бирегә кунак булып Бөек Ватан сугышы ветераны Гаптелхаков М.Г., сугыш чоры баласы Гөбәйдуллин Н.Я., Әфган сугышы ветераннары Җиһаншин Р.С., Сәләхов С.А. килде. Чарада Лениногорск политехника көллиятенең Азнакайдагы филиалы студентлары, мөгаллимнәре катнашты. Музейның фәнни хезмәткәре Г.Мостафина Кызыл Армия турында, шулай ук төбәгебездән Бөек Ватан сугышына киткән якташларыбыз, аларның җинүләре турында сөйләде. Әфган, Чечня бәрелешләре вакытында якташларыбызның батырлыгы хакында бәян итте.            Ветераннар һәрберсе сүз алып, сугыш вакытларында башларыннан кичергән хәлләр турында ачынып сөйләделәр. Биредә утырган балаларны яхшы укырга, тәрбияле булырга, спорт белән дус булырга чакырдылар. «Ватаныгызны яратыгыз, илебезнең лаеклы сакчылары, яклаучылары булып үсегез», диделәр алар.                                                                                               Сугыш ветераны Миннехуҗа ага Гаптелхаков музейга Бөек Ватан сугышына багышланган китап – альбом бүләк итте.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.