И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы

Берләшкән Милләтләр оешмасы карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләнеп үтелә. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе – тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу – безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.

Шул уңайдан 21 нче февраль көнне Мәдәни үзәктә балалар өчен әңгәмә һәм КВЕСТ уены узды.

Балалар өчен уенның мөһимлеге шунда булды – шартта таләп ителгән сораулар: татар-рус язучылары, биюләре, шигырьләре, милли көй һәм башка шундый тематикага кагылышлы иде. Халкыбызның данлыклы уллары, милли көйләр, биюләр – барысы да искә алынды.

Туган телебезне саклау һәм үстерү безнең изге бурычыбыз. Телебезне ямьсез сүзләр белән чуарламыйча, аны чүпләмичә киләчәк буыннарга тапшыру безгә буыннан-буынга калган мирас. Бу мирасыбызны саклыйк һәм мәңгелек итик.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.