21 февраль көнне район һәм шәһәр мәдәният сараенда тантаналы төстә “Ватанны саклаучылар” көне уздырылды. Әлеге мәдәни чара зур әзерлек белән узды. Мәдәният сарае фойесында алдан ук музей һәм мәдәният хезмәткәрләре тарыфыннан хәрби  күргәзмә оештырылды,  армия сафларында хезмәт итеп кайткан солдатларның, хәрби киемнәрен киенгән егетләрне күрү аеруча дулкынландыргыч мизгелләр булды. Шулай ук чәй табыныннан тәмле, баллы ризыклар белән дә сыйланырга мөмкин иде. Чараны Азнакай муниципаль районы башлыгы Шайдуллин М.З. ачып җибәрде. Ватаныбызны саклауга бар көчен биргән ир-егетләргә эчтәлекле котлавын җиткерде, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, “Кызыл Армиянең 100-еллыгы” медален тапшырды. Кичәдә яңгыраган барлык җыр- биюләр, сүзләр дә тамашачыларга хуш килде, залда алкышлар тынмады.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.