«Сәламәтлек – зур байлык»

1 нче март көнне Мәдәни үзәктә балалар белән сәламәтлек темасына багышлап «Сәламәтлек – зур байлык» исемеле әңгәмә узды.

Әңгәмә барышында укучыларга сәламәт тормыш рәвеше, дөрес туклану, көндәлек режимны төгәл үтәү, сәламәтлекне саклау, спорт белән шогыльләнү турында әйтелде.

Шулай ук әңгәмә вакытында балаларга презентация күрсәтелде, укучылар табышмакларга җавап биреп, викторинада актив катнаштылар.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.