«Монлы жыр» исемле татар җыры конкурсының гала концерты

Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында татар җырын  сөючеләр арасында “ ХалыкараТуган тел көненә ” багышлап, «Моңлы җыр» дип исемләнгән татар җыры конкурсы уздырылды. Конкурсының сайлап  алу  туры 19 һәм 20 февральдә үткәрелде,  Гала-концерты 27 февральдә үтте. Конкурста төрле учреждение,оешма вәкилләре, үзэшчән артистлар, татар җырын яратучылар катнашты. Гала-концерт программасын үз чыгышлары белән:  “Элегия” и “Территория детства” бию коллективлары, “Арабески” вокал ансамбле һәм чакырылган кунак- яшь җырчы Алмаз Гаязов бизәделәр.

Барлык җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашучыларны бистә башлыгы Р. А. Галиева һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары И. Мөхәммәтҗанов котладылар, артистларның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үттеләр.

Музыка дөньясын сүзләр белән аңлату бик кыен. Музыканы тыңларга,ишетергә һәм сизәргә кирәк. Нәкъ менә музыка безнең тормышка эмоциональ яктылык кертә,аннан башка дөнья соры,тонык,күңелсез булыр иде. Чыннан да, музыкадан башка тормышта матурлык һәм гармония булмас иде. Әмма ул шуның белән ул кызыклы да!Ә музыканы аңлауга ачкыч-ул җыр.Ул күңел ачыклыгын таләп итә. Аны тыңлап, кеше яхшырак, ачык күңелле,игелекле була.Шундый төрле һәм кайчагында  шундый катлаулы!

Ә сез ничек уйлыйсыз, заманча яшьләр татар җырын кабул итә микән?
Әлбәттә! Һәм моны безнең “Монлы жыр”конкурсында 18 яшьтән алып һәм өлкәнрәк  катнашучылар исбатлый. Гомумән, барлык катнашучылар да матур, сәләтле.Алар тамашачыларга онытылмаслык музыкаль мизгелләр бүләк иттеләр.

Бәйге бистәдә бишенче ел уздырылды,бистәнең мәдәни тормышында традициягә әверелде.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.