Батырлык Ордены кавалеры Айгиз Зайнетдинов истәлегенә багышлап үткәрелгән XVIII Баскетбол турниры

Вакытның үз хәтере бар ул – тарих. Шуңа күрә дөнья беркайчан да фаҗигаләр турында онытмый.

Егерме тугыз ел элек, 1989 елның 15 февралендә, афган сугышы тәмамланды, 2002 нче елдан башлап, һәр елның февраль аенда Актүбә бистәсенең “Барс” спорт мәктәбендә, Батырлык Ордены кавалеры Айгиз Зайнетдинов истәлегенә багышлап, баскетбол турниры уздырыла. Бу уй актүбә егетләре: Раян Фарукшин, Әфганстан сугыш ветераннары Радис Ганеев, Зөлфәт Закиров тарафыннан тәкьдим ителгән иде. 25 нче февральдә үткәрелгән традицион турнирда 7 баскетбол командасы катнашты: Әлмәт, Азнакай шәһәрләреннән, Мөслим районыннан, Актүбә бистәсеннән һ.б

Турнирны Актүбә бистәсенең муниципаль башлыгы Р.А. Галеева ачып җибәрде. Барлык катнашучыларны: Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Нәҗәт Нагыймов, районның хәрби комиссары Радиф Камалеев, Азнакай муниципаль районының профсоюз оешмалары координация советы рәисе, Азнакай муниципаль районының НГДУ «Азнакайнефть»  профсоюз комитетының рәисе Рафис Хәсәнов, Актүбә бистәсе сугыш ветераннары бүлеге рәисе РадисГанеев сәламләделәр.

XVIII Баскетбол турнир хөрмәтенә РадисГанеев Айгиз әнисенә, Альфия  Нургали кызына, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.

Бу көнне тантаналы ачылышта сугышчкы интернационалист Саитханов Руслан Амирзянович «Төньяк Кавказда хезмәт иткән өчен» РФ оборона Министрлыгының Дәүләт медале белән бүләкләнде.

Шулай ук эшче – крестьян Кызыл Армиясенең 100 еллыгы уңаеннан түбәндәге әфган сугышчыларына  бүләкләр тапшырылды:

Ганеев Радис Атлас улына

Закиров  Зөлфәт Ахат улына

Галаганов Алексей Александровичка

Валиев Ирек Әнәс улына

Баландин Владимир Леонидовичка

Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты белгечләре турнирның тантаналы ачышын һәм ябылуын оештырдылар, бйрәмне спорт турында матур җырлар белән бизәделәр, вокал ансамбле «Арабески»,  «Кураж» бию коллективы турнирның барлык дәвамында кәеф күтәреп, командаларга ярдәм иттеләр.

Кискен көрәштә «Татинтек» Әлмәт командасы спортчылары җиңү яулады, аларга күчмә кубок тапшырылды.  Икенче урынны «Ковчег» Актүбә командасы, өченче урынны Актүбә 2 нче урта гомумбелем мәктәбенең «ВЛБ» җыелма командасы җиңү яуладылар. Барлык катнашучылар да истәлекле вымпеллар белән, җиңүчеләр – дипломнар һәм акчалата бүләкләнделәр. «Иң яхшы уенчы» номинациясе белән Александр Дементьев бүләкләнде.; «Иң яхшы сакчы» – Зульфат Закиров; «Иң яшь уенчы» -Дмитрий Кузьмин.

Командаларның барлык капитаннарына НГДУ «Азнакайнефть» яшьләр комитетыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.