«Иделкәем» республика смотр –конкурсының сайлап алу туры.

2 март көнне район һәм шәһәр мәдәният сараенда балалар һәм яшусмерләр арасында «Иделкәем» республика смотр-конкурсының сайлап алу туры узды. Бәйгедә мәртәбәле жюри катнашты: Габдрахманов Г.Ә. – Татарстан республикасы Мәдәният Министрлыгының халык иҗаты һәм мәдәнияте буенча фәнни методик үзәге җитәкчесе урынбасары, Миндубаев Р.Ф. – смотр конкурсны оештыручы, фәнни методик узәге төп белгече, Дъяченко Л.А. – Казан театры училищесы доценты.

Үзләренең иҗат җимешләрен «Тылсым» балалар халык театры, («Ак яфрак» Ф.Яруллин әсәре), Урманай авылы мәдәният йорты («Тәмле тамак маҗаралары» Р. Муфаздалова), Тымытык авылы мәдәният йорты («Кәҗә белән сарык» Г. Тукай), Әлкәй авылы мәдәният йорты «Әллуки» курчак театры («Тылсымлы түбәтәй» А. Нурисламова әсәре) курсәттеләр.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.