5 март көнне Мәдәни үзәктә Казан шәһәренең Nordwind Төньяк җил авиакомпаниясендә стюардесса булып эшләүче Ибрагимова Ландыш Рәшит кызы белән очрашу узды.

Әңгәмә ачыктан ачык сөйләшү, уен элементлары кертелгән формада узды. Чара барышында балалар төрле сораулар бирделәр, эш турында кызыклы мәгълүматлар алдылар һәм очрашуда актив катнаштылар.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.