Ел саен 14 март көнне Халыкара елгалар көне билгеләнеп үтә. 1998 елның шушы көнендә дөньяның байтак илләрендә елгаларның киләчәк язмышына битараф булмаган кешеләр демонстрациягә чыкканнар һәм сулыкларны чистарту өмәләрендә катнашканнар. Акция сизелерлек уңай нәтиҗәләр биргән.

Шушы уңайдан 13 нче март көнне Мәдәни үзәктә балалар өчен, Халыкара елгалар көненә багышланган әңгәмә узды. Укучылар елгаларның пычрану проблемаларын, аларның кибүе турында фикер алыштылар, викторина сорауларына актив жавап бирделәр.

Әлеге тема укучыларда зур кызыксыну уятты.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.