Бу доньяда бар нәрсә дә үтә, онытыла: хыянәт, кайгы-хәсрәтләр, үкенечләр дә, тормыш юлында очраган рәхимле кешеләрнең кылган яхшылыклары гына беркайчан да онытылмый. Кояш нуры кебек, гомер буе җанны җылытып тора. Нәкъ менә яз аенда уздырылучы «Яхшылык эшлә» акциясе уңаеннан «Юлдаш» агитбригадасы 12 март көнне, Актүбә инвалидлар йортында һәм 13 март көнне Чалпы реабилитация «Өмет» үзәгендә чыгыш ясадык.  Үзебезнең җыр биюләребез тамашачыга дәрт, көч, бәйрәм хисе өстәде.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.