2 нче апрель – Халыкара балалр китабы көне итеп игълан ителгән. Шул уңайдан 3 нче апрель көнне МБУ “Мәдәни үзәк” тә балалар өчен “Әкияти маҗара” дип исемләнгән чара уздырылды.

Чараның төп максаты балаларның китапка карата мәхәббәтен уяту, китапның кеше тормышында нинди роль уйнаганын аңлату һәм төрле китап жанрлары белән таныштыру иде.

Чара дәвамында  балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихын тыңладылар, әдәби әсәрләр буенча сәяхәт ясадылар, уеннарда һәм викториналарда актив катнаштылар.

“Мин яратам бу китапны” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оештырылды. Балалар иң яраткан китапларын дусларына күрсәтергә алып килеп, үзләренең яратып укыган әкиятләре һәм шигырьләре белән уртаклаштылар.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.