7 нче апрель – Бөтендөнья буйлап сәламәтлек көне билгеләнеп үтелә.

Бу көн белән бәйле буларак 6 нчы апрель көнне МБУ “Мәдәни үзәк” хезмәткәрләре балалар өчен “Бөтендөнья сәламәтлек көне”  спорт-уеннары чарасы уздырдылар.

Чараның төп максаты балаларның сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, сәламәтлекләрен ныгыту иде.

Программада командалы хәрәкәтчән уеннар тәкъдим ителде, шулай ук спорт, сәламәтлек турында табышмаклар әйтелде һәм спорт флешмобы оештырылды.

Укучылар зур кызыксыну белән “Зарядка”, “Акчәчәк”, “Әйе-юк” уеннарын башкардылар. Алар үзләренең сәләтләрен һәм спорт күнекмәләрен күрсәттеләр.

Үткәрелгән спорт бәйрәме беркемне дә битараф калдырмады.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.