2018 нче елның 9 нчы апрелендә МБУ “Мәдәни үзәк” тә балалар өчен пожар куркынычсызлыгын тәэмин итүгә багышланган чара үткәрелде.

Чараның максаты янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүне ныгыту; утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казаларга сәбәпче булуын төшендерү, ут һәм көнкүреш приборлары белән сак, дөрес эш итәргә, янгын вакытында үзеңне дөрес тотарга өйрәтүдән гыйбарәт иде.

Чара барышында Инженер ОТ и ТБ Э.Р. Шакирова катнашты. Ул үзенең чыгышында янгынга каршы саклык чараларын балаларга анлатты. Чара бик эчтәлекле үтте, балалар тема буенча бик күп мәгълүмат алды.

 

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.