7 апрель көнне “Чатыр – тау Арена” спорт комплексында ТАССРның КПСС райкомы 1 секретаре, Азнакай шәһәренең почетлы граңданины Мөхетдинов Октябрь Салих улы истәлегенә гер спорты буенча ачык турнир ярышы булды. Чара тантаналы рәвештә Азнакай сәнгать мәктәбе “Балачак”, “Фантазия” коллективлары чыгышы белән башланып китте. Турнирны ачып җибәрделәр: Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Нәгыймов Н.М., ветераннар советы рәисе Каримов М.И., шулай ук Казан кунагы профессор Борханов.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.