Бөтендөнья кошлар көненә багышланган

1 нче апрель  – Бөтендөнья кошлар көненә багышланган. Шул уңайдан 5 нче апрель көнне МБУ “Мәдәни үзәк” тә әти-әниләр һәм балалар өчен “Саклыйк җирдә кошларны!” темасына карата иҗади чара узды. Чарада балалар “Иҗат каруселе” түгәрәк җитәкчесе В.Р. Лотфуллина белән бергәләшеп  аппликация ясадылар, әти-әниләр өчен викторина уйнатылды, шулай ук кошлар турында иң яхшы әйтемнәр һәм мәкальлләр белү конкурсы оештырылды.

Катнашучыларга чара ошады. Кошлар турында  төрле кызыклы мәгълүматләр алдылар, аларга ярдәм итәргә, табигатьне сакларга кирәк икәне  аңлатылды.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.