Көлке көне иң куңелле, шаян бәйрәмнәрнең берсе. Шуңа да район һәм шәһәр мәдәният йөрты хезмәткәрләре 5 апрель көнне “Изгелек Паркында” балаларыбызга күнел ачу чарасы уздырды. Шаян һәм тапкырлар конкурсы, күңелле уеннар, көлке-мәзәкләр бәйрәмне тагын да җанландырды. Мәктәп укучыларын клоуннар туйганчы көлдерде, табышмак әйттерде, җыр бию бәйрәмдә бик куңелле итеп үрелеп барды. Бу чара бер генә баланы да читтә калдырмады, һәрберсе туйганчы күнел ачты. “Көлке көне” алар кунелендә бик матур хисләр белән эле бик озак сакланыр.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.