2018 елның 26 апрелендә МБУ «Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда» татарның олуг шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышлап, «Бездә бүген шигырь бәйрәме» исемле әдәби кичә булып үтте. Биредә шәһәрнең 8 нче гомум урта белем бирү һәм Урсай урта мәктәбе укучылары татар шагыйре Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Якташ шагыйрьләр Нәфис Гәрәйшин, Илмира Сәләхова, Сәрвәр Хәниповалар үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Илмира Сәләхова укучыларга балалар өчен чыгарылган китапларын да бүләк итте. Әдәби кичә татарның гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.