Актүбә бистәсендә предприятияләр, учрежденияләр һәм оешмалары арасында үзешчән сәнгать смотр-конкурсы ел саен үткәрелә. Быел ул Татарстан Республикасында Л.Толстойга, Россия Федерациясендә ирекле ярдәм итүчеләр елына багышлап үткәрелде. Үзешчән сәнгать смотр-конкурсы булган потенциалларны саклап калу һәм яңа талантлар, яңа исемнәр ачыклау максаты бклән үткәрелде.Гала-концерт тамашачыларына смотр тематикасына җавап бирүче концерт программасы тәкъдим ителде, аны төрле жанрдагы номерлар тәшкил итте вокал (соло, дуэт, трио, ансамбльләр, хорлар), нәфис укылыш, үзенчәлекле жанр, инструменталь  жанр, хореография.

Йомгаклау концертта түбәндәге бию коллективлары катнашты: «Азнакайнефть» ИДАРӘСЕ, «Азнакай ПТС», Актүбә балалар сәнгать мәктәбе, УТТ. «Ут» №1 балар бакчасы катнашучылары үзләренең эстрада миниатюрасы, җырлары белән искиткеч вокал һәм талантын күрсәтелләр. Күп кенә катнашучылар стилистика таләпләрен үтәп, сәнгать образын ачыклап, бик яхшы чыгышлар күрсәттеләр.

Конкурстта барлык катнашучыларны да, тамашачыларны һәм кунакларны бистәсе башлыгы Роза Алмас кызы Галеева сәламләде, җиңүчеләргә лаеклы бүләкләр -дипломнар һәм бүләк сертификатлары тапшырды. Смотр-конкурс тәмамланды,үзеннән соң бик күп якты тәэсирләр калдырды.

 

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.