Кояш – безнең тормыш чыганагыбыз. Дөньядагы бөтен әйләнә – тирә мөхит һәм безнең яшәү рәвешебез Кояштан тора. Без бу җир шарын, үз тормышыбызны кояшсыз хәттә күз алдына да китерә алмыйбыз. 3 май – Халыкара Кояш көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан 3 май көнне “Мәдәни узәк” хезмәткәрләре балалар өчен “Һәр вакыт булсын кояш” дип исемләнгән чара уздырдылар. Балалар кояш турында кызыклы һәм яңа фактлар белән таныштылар, викторина сорауларына җавап биреп үз фикерләре белән уртаклаштылар.  Чара ахырында балалар барысы бергә төп йолдызыбыз – Кояш рәсемен ясадылар.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.