1 май көнне “Татарстан” мәйданында “Яз һәм хезмәт” бәйрәме узды.

Чара, Сергеев И.В. җитәкчелегендэге  “Тынлы”  халык оркестры белән башланып китте.  Бэйрәм район һәм шәһәр мәдәният сараенда эшләуче вокаль ансамбльлләр, узешчән коллективлар, балалар сәнгать мәктәбе балалар чыгышлары һәм спорт ярышлары, уеннар белән үрелеп барды. Алпавыттай ир-егетләр армрестлинг, гер күтәрү, таяк тартышуда көч сынашты. Гүзәл затлар алардан калышмады. Аркан тартышуда үзләрен сынаганнарны халык та кызыксынып күзәтте.

Бәйрәм тарихына тукталып, азнакайлыларны Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм район профкомы Хасанов Р.К. котлады. Бэйрәм көнне төсле утлар белән бизәлгән фонтан ачылу булды. Спорт чараларында җиңучеләрне бүләкләделәр. 1 май бәйрәмен яшьльребез өчен “Громбей” рок торкеме дэвам итте. Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданында гаилә белән рәхәтләнеп ял итү, күптән күрешмәгән туганнар, дуслар белән очрашу өчен мөмкинлекләр киң булды.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.