«Яз һәм Хезмәт Бәйрәмен!»

1нче май көнне Актүбә бистәсенең Җиңү мәйданында «Яз һәм Хезмәт Бәйрәме” узды. Бәйрәмнең тантаналы ачышы пионерлар “речевкалары” һәм үткән еллар җырлары белән башланып китте. “Ут” беренче балалар бакчасы хезмәткәрләренең  чыгышы  якты һәм кызыклы булды, алар күңелле клоуннар костюмнарын киеп, җыр һәм яхшы кәеф балаларга гына түгел, ә барлык катнашучыларга бүләк иттеләр. Азнакай муниципаль район башлыгы М.З. Шәйдуллин, бистә башлыгы Р.А. Галеева, барлык актүбәлеләрне «Яз һәм Хезмәт» бәйрәме белән котладылар, алар тынычлык, игелек, позитив һәм яхшы кәеф теләделәр. Бәйрәм  дәвамында мәйдан территориясендә балалар һәм өлкәннәр өчен спорт ярышлары үткәрелде. Бу өч тәгәрмәчле велосипедта, самокатта узышлар. Ә олылар армреслинг, гер спорты һәм, әлбәттә инде, барлык яраткан аркан тарту ярышларында актив катнаштылар. Барлык җиңүчеләргә призлы урыннар һәм акчалата түләү булды. Бөтен бәйрәм  дәвамында күңелле җырлар һәм биюләр булды. Яз – табигать уяну,мәхәббәтнең чәчәк ату чоры, бу хисләр  Актүбә бистәсенең үзешчән сәнгать осталары һәм Азнакай кунаклары  чыгышыларында чагылыш тапты. Бу чыннан да яз, тынычлык, татулык, дуслык һәм хезмәт бәйрәме иде.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.