9 май көнне шәһәрдә иртүк бәйрәм хөкем сөрде. “Солдат боткасы”, “привал” оештырылды, сугыш елы җырлары янгырады.

Җиңу паркында башланып киткән бәйрәм “мәнгелек ут” янында дәвам итте. Театралләштерелгән тамаша белән башланып киткән  митинг дәһшәтле сугыш елларын искә төшерде. Митингны Азнакай муниципаль районы башлыгы Шайдуллин Марсель Зөфәр улы ачып җибәрде. Татарстан республикасы Дәүләт советы депутаты Таһир Хадеев, хәрби коммиссариат бүлеге җитәкчесе Рәдиф Камалиев, ветераннар советы рәисе Каримов М.И., яшьләр лидеры Динә Гыйләҗева сөйләде.

8 ветеранга “Фидакарь хезмәте” өчен һәм “Хәрби көчләргә 100 ел” медале тапшырылды. Сугыш корбаннары хакына 1 минутлык тынлык, мылтык залпы янгырады мемориалга чәчәкләр куелды.

Татарстан мәйдәнендә кичке сәг.18.00 дан 21.00сәг. кадәр районыбыз һәм шәһәребез артистлары катнашында бөек җиңү хөрмәтенә концерт  куелды. Концерт бәйрәм салюты белән тәмамланды.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.