4 нче  май көнне «Ак-Чишмә» тернәкләндерү шифаханәсендә, Картлар һәм инвалидлар йортында Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты иҗади коллективы тарафыннан чираттагы хәйрия концертлары оештырылды. Яз – уяну чоры. Табигать озак йокыдан соң уяна.

Бу искиткеч майның матур көнендә , язгы концертта, иҗади коллектив үз программасын иң шатлыклы бәйрәмнәргә – Беренче май һәм Җиңү Көненә багышлаган иде.Артистлар үзләренең җырлары аша, күтәренке кәеф белән уртаклаштылар. Без барлык катнашучыларны да Җиңүнең 73-еллыгы белән котладык,уңышлар һәм беркайчан да безнең дөньяда сугыш булмавын теләдек.Залда булган барлык тамашачылар да, артистларны бик җылы каршы алдылар. Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр, «Ак-Чишмә» шифаханәсендә ял итүчеләр, хезмәт күрсәтүче персонал канәгать калдылар, оештыручыларга һәм катанашучыларга рәхмәт сүзе әйттеләр.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.