«Сударушка» Халык вокаль ансамбленең XXVI Бөтенроссия рус фольклоры «Каравон»фестивалендә катнашуы

«Каравон» — күп гасырлык тарихы булган рус халкының яраткан бәйрәме. 26 нчы майда XXVI Бөтенроссия рус фольклоры «Каравон» фестивален Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин ачып җибәрде.

Юрий Хвалеев җитәкчелегендә «Сударушка» Халык вокаль ансамбле чираттагы тапкыр бу искиткеч фестивальдә чыгыш ясады.Лаеш районының Никольск авылына юл ерак, әмма бу бәйрәмгә килеп кергәч, барлык арыганлык юкка чыга. Быел бәйрәмнең кунаклары Надежда Бабкина һәм «Русская песня»  Мәскәү дәүләт театр фольклоры булдылар. Әлбәттә,  без алар белән фотога төшү мөмкинлеген югалтмадык. Без чын күңелдән, халык коллективларын  бу фестивалгә юнәлдерүче, район җитәкчелегенә рәхмәтебезне белдерәбез.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.