Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында «Ура каникуллар!» исемле спорт – уен программасы

28 май көнне Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Ура каникуллар!» исемле спорт – уен программасы оештырылды һәм үткәрелде. Чараның максаты: балаларда физкультура белән шөгыльләнү теләген булдыру, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.
Программада эстафета, команда һәм хәрәкәтле уеннар кулланылды. . Шулай ук спорт турында табышмаклар, спорт флешмобы булды.


Укучыларда зур кызыксыну түбәндәге уеннар уятты: “«Швабракерлинг», «Перестроение команда», «Командага кире кайт», «Тяни, толкай», «Кенгуру» һәм башкалар.
Бу уеннар хәрәкәт координациясен, җитезлекне үстерә.Барлык уеннар да ритмик музыка белән беррәттән булдылар.Чара бик күңелле һәм кызыклы үтте. Команда мөнәсәбәтләре –физик культураның төп критерийлары.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.