«Рус теле – безнең горурлык»

2018 елның 6 июнендә МБУ «Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда» рус теле көненә багышлап «Рус теле – безнең горурлык» исемле викторина булып узды. Бу көнне Азнакайның мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар килде.

Балаларга рус теленең бөеклеге, байлыгы турында сөйләделәр, төрле хаталар һәм бозулардан, фәкыйрьлеккә тошүдән, жаргоннар белән пычратудан сакларга кирәклеге турында төшендерделәр. Кешенең  дөрес сөйләме аның үсешен күрсәтә.

 Соңыннан алар рус алфавитын белүдә мини – тест эшләделэр, рус әкиятләрен, геройларын ни дәрәжәдә белү буенча  уеннарда катнаштылар. «Төрле якка сибелгән хәрефләр»дән дөрес итеп сүзләр төзеделәр.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.