“Ихлас” татар-башкорт фольклор ансамбленең иҗат-отчет концерты

8 нче июнь көнне Гаилә Паркында “Ихлас” татар-башкорт фольклор ансамбленең “Җыен” исемендәге иҗат-отчет концерты узды. Бәйрәм “Ихлас” ансамбеле җитәкчесе Фәнзирә Калимуллина инициативасы белән оештырылды. Әлеге ансамбльга сәламәтлек- мөмкинлекләре чикле булган 12 кеше йөри. Шуңада карамастан алар һәрберсе аерым шәхес, сәнгать ягыннан сәләтле. “Ихлас” ансамбеленә йөрәкләре белән яшь, дәртле, сәнгать, җыр һәм биюгә гашыйклар йөри.

Коллективның активлыгын,  алдынгылыгын бәйгеләрдә яуланган мактау грамоталары  исбат итә.

Агымдагы елның март аенда “Ихлас”,  X “Тере чишмә” Халыкара конкурс-фестивалендә (Казан ш.), VII нче “Әгәр дә…” сәхнә осталыгы буенча Ачык Бөтенроссия фестиваль – конкурсында (Яр – Чаллы) катнашып I – дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Тантаналы  вакыйга үзенә бик күп кунаклар җыйды. Бәйрәм шатлыгын уртаклашып хөрмәтле һәм мөхтәрәм кунаклар,  Азнакай муниципаль районы башлыгы М. З. Шәйдуллин, Башкарма комитеты  җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д. Р. Гыйләҗев, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Г.С. Хафизова, Түбән Кама муниципаль районының “Халыклар Дуслыгы Йорты” җитәкчесе В.Ф. Хафизов изге теләкләрен җиткерде.

Фольклор бәйрәмендә бик күп  танылган коллективлар катнашты –

«Хәтирә» ветераннар ансамбеле,  «Ләззәт» бию коллективы, «Сударушка» халык ансамбеле, Түбән Кама шәһәренең “Сал Урал” ансамбеле һ.б.

Бәйрәмгә килгән кунаклар канәгать калды, алар үзләренең изге теләкләрен, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.