8 июнь көнне “Изгелек” паркында район һәм шәһәр  мәдәният сарае хезмәткәрләре  мөмкинлекләре чикле, авыр гаиләләрдә тәрбияләнгән  балалар  өчен «Изгелек илендә могҗизалар» дип исемләнгән театрәлләштерелгән тамаша күрсәтте. Бәйрәмдә  мультфильм геройлары балалар белән җырлап, уйнап, биеп күңел ачтылар.  Әлеге бәйрәмнең исеме “Изгелек илендә могҗизалар” дип аталуы юкка гына түгел, кичә барышында  балаларның хыяллары, теләкләре тормышка ашты. Барлык балаларга да бүләкләр тапшырылды, баллы туңдырмалар таратылды.  Бәйрәмдә катнашкан үзенчәлекле  балаларга бары тик изгелек, яхшылык, шатлык-куанычлар гына бүләк итәсе, мизгелгә генә булса да аларның борчуларын, авыртынуларын оныттырып, матур хыяллар доньясына  күмәсе килә. Балалар өчен иң куанычлысы сабын куыклару кабарту булды.

Чараны Азнакай муниципаль районы башлыгы Шайдуллин М.З. ачып җибәрде. Мөмкинлекләре чикле балаларга “Мадагаскар” уен клубына сертификатлар тапшырды. Балаларга изге теләкләрен җиткерде.

Соңыннан балалар бәйрәмнең геройлары белән истәлеккә фото төштеләр.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.