«Нарзан» әзербайҗан җәмгыятенең җыелышы

06 июнь көнне Азнакай шәһәренең  Халыклар Дуслыгы Йортында “Нарзан”  Әзербайҗан җәмгыяте җыелышы узды .

Җыелыш барышында Азнакай муниципаль районы  Башкарма комитеты  җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д. Р. Гыйләҗев,  Азнакай мәдәният идарәсенең җитәкчесенең урынбасары С. Р. Кәлимуллина чыгыш ясады.

Түгәрәк өстәл артында  агымдагы елга  бурычлар куелды:милләтара багланышны, дуслык – аралашуны ныгыту. Әзербайжан телендә якшәмбе дәресләре оештыру. Телне, гореф – гадәтләрне саклау чаралары үткәрү. Милли ашлар бәйгесе үткәрү. Балаларга Әзербайжан телендә эшләүче түгәрәкләр белән бергә проектлар булдыру.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.