«Нептун көне» – бу җәйге сәламәтләндерү кампания чарасы, бу бәйрәм балаларда һәм ата-аналарда уңай тәэсирләр, шатлык уята һәм сәламәтлекне ныгыта. Бәйрәм 25 июльдә Актүбә бистәсенең урман-паркы зонасы ачык бассейнында узды. Бу чарада балалар бакчасы, шулай ук бистәдә яшәүчеләр катанашты. Барлык катнашучыларны Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтҗанов Илһам Ильсияр улы бәйрәм белән котлады. Бәйрәмнең баш гамәлдәге заты Диңгез һәм океаннар патшасы – Нептун һәм аның ярдәмчеләре иде. Пиратларның чыгышы көчле алкышлар белән каршы алынды. Әкият геройлары, Диңгез йолдызы, Су анасы, Пиратлар һәм Алтын балык, балалар белән хәрәкәтле уеннар уздырдылар. Нептун бәйрәм белән бик канәгать булды, балалар һәм халык аның белән уйнадылар. «Нептун көне» бик күңелле узды.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.