Җәй – һәр баланың тормышында аеруча чор. 20 июльдә Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданында Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты иҗади коллективы тарафыннан «Азнакай шәһәренең мәдәни мохите» проекты кысаларында «Әкияти вакыт – бу җәй!» исемле күңел ачу уен программасы үткәрелде. Безнең күңел ачу программасының максаты балаларда танып-белү, музыка һәм хәрәкәт эшчәнлекләрен активлаштыру аша, уңай эмоциональ хәл тудыру иде. Әлеге чараны уздырганда, күңелле хәрәкәтле уеннар, күңел ачу биремнәре кулланылды. Җәй турында шигырьләр, табышмаклар һәм җырлар сайланган иде. Программа бер сәгать дәвамында барды. Уеннар һәм эстафета концерт номерлары белән үрелеп барды. Аниматорлар ролендә чыгыш ясаган мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга күңелле һәм шатлыклы бәйрәм бүләк итергә омтылдылар. Бу чара бию флэшмобы белән тәмамланды.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.