«Эбилэр чуагы»

Районыбызда кояшлы, җылы, мул көз аенын 7нче сентябрендә  “Татарстан” мәйданында “Әбиләр чуагы” узды. Әлеге чарарага,  мәйдан тутырып авыл җирлекләре белән берлектә, милли киемнәр кигән ветераннарыбыз “көзге мул уңыш” дип аталган күргәзмәләр  оештырганнар иде.

Куңелле чара, “Эбиләр чуагы” бәйрәменә туры килгән, районыбызда 200нче пар булып туган, Саттаровлар гаиләсе – Алмаз белән Алинәне котлаудан башланып китте. Яшь парларыбызга Азнакай муниципаль районы башлыгы Шайдуллин М.З. теләкләрен җиткереп, бүләкләрен тапшырды.

“Әбиләр Чуагы” бәйрәме шулай ук җитәкчеләребезнең котлавы белән башланып китте. Шайдуллин М.З. ветераннар тормышында актив катнашкан өчен, ветераннарга узенең рәхмәт хатларын, буләкләрен тапшырды. Туймазы районыннан килгән кунакларыбыз да Гарипов Ф.Ә. бәйрәм сәламнәрен, буләкләрен тапшырды. Азнакай ветераннар советы җитәкчесе Каримов М.И.барлык ветераннарны бәйрәм белән котлап, куңелле яллар теләп калды.

Районыбыз һәм авылдан килгән таланталы үзешчән коллективлар белән берлектә барган концерт,  бәйрәмебезне, тагын да ямьләде. Барлык тамашачылар,  бу көнне рәхәтәнеп ял итте, күңел ачты.

Соңыннан “козге мул уныш” дип аталган кургәзмә әзерләп килгән авылларга, таланты узешчәннәргә урыннар билгеләп, буләкләр тапшырылды.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.