10 август көнне Тубән –Якый авылында кече авыл бәйрәме узды. Бәйрәмдә  авыл халкы бик теләп катнашты. Үзләре пешергән тәмле ризыклардан, җәйге нигъматьләрдән әзерләнгән, өстәл янында, самавары кайнап тору әлеге чарага үзе бәйрәм төсе өстәп торды. Түбән – Якый авылы халкы барлык мәшәкатьләрен читкә куеп, “Юлдаш” агитбригадасы артистлары белән җырлап, биеп күңел ачтылар, бәйрәм иттеләр.

Posted in мероприятия | Comments Off on

10 август көнне “Мәдәни мохит” проект кысаларында “Калинушка” халык ансамбле концерты булып узды. Рус мәдәниятен һәм музыкасын яратучылар артистлар белән бергә җырлар җырладылар, вальс биеделәр. Концерт барышында барлык халык яраткан рус халкы җырлары яңгырады: «Ко мне молойчик приходил», «Хорошенький-молоденький»,

«Порушка-параня», «Выйду на улице».  Чарабызга ямь биреп “Ләззәт” бию коллективы чыгыш ясады.
Без бүген зур ышаныч белән әйтә алабыз: «Калинушка» ансамбле, эшендә һәм иҗатында үзенчәлеген, милли йолаларны, үзенең мәдәниятен һәм тарихын саклый.
Әлеге концерт бик кызыклы һәм күңелле узды.

Posted in мероприятия | Comments Off on

Районыбызда урам бәйрәмнәре уздыру матур традициягә әйләнде. Чираттагысы 9 август көнне, Шайхутдин 2,6 урамында узды. Чараны Азнакай муниципаль районы башлыгы Шайдуллин М.З. ачып җибәрде, бәйрәм белән котлап,  Азнакай халкына изге теләкләрен җиткерде, шулай ук торак коммуналь җитәкчесе Гарайшин Р.М. катнашында  урамдагы һәрбер эштә актив катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр

тапшырды.Район һәм шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре матур, дәртле җырларын бүләк итеп, халыкның куңелен күтәрде. Балалар өчен уеннар уздырылды.  Шушы урамда яшәүче халык ярдәмендә тәмле, таталы ризыклардан чәй өстәле әзерләнгән иде. Бәйрәм бик күңелле узды.

Posted in мероприятия | Comments Off on

4 август көнне “Татарстан” мәйданында “Беренче олау” озату бәйрәме узды. Кунакларны Сергеев И.В. җитәкчелегендәге тынлы оркестр каршы алды. “Азнакай гүзәлләре” триосы башкарган туган як, икмэк, игенчеләргә багышлаган җырлары белән бәйрәм тагын да бизәлде. Чараны Азнакай муниципаль районы башлыгы Шайдуллин Марсель Зөфәр улы ачып җибәрде, авыл хезмәтчәннәренә үзенең изге теләкләрен җиткерде, бүләкләрен тапшырды.


Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Усманов Миргасим Вәли улы районыбыз башлыгына быелгы уңыштан пешерелгән икмәк тапшырды. Байлыгыбызны Ютазы элеваторына тапшыручы хуҗалыкларга, шоферларга Азат хәзрәт хәер фатихаларын җиткерде, догаларын укыды.
Азнакай районы ветераннарына быелгы уңыштан пешерелгән икмәк таратылды.

Posted in мероприятия | Comments Off on